news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Йолдызлык» фестиваленең зональ этаплары төгәлләнде. Алда - суперфинал

«Йолдызлык» фестиваленең зональ этаплары төгәлләнде. Алда - суперфинал
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат үзәге

Татарстанда «Йолдызлык» республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зональ этаплары төгәлләнде. 8 һәм 12 апрель көннәрендә Казанда суперфинал узачак.

«Фестиваль барлык районнар буенча узды һәм мин аның эшчәнлегеннән бик канәгать. Дәрәҗәсе үсә, саны арта, сыйфат яхшыра бара», - диде «Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина «Татар-информ»да узган матубгат конференциясендә.

«Әле финал булмаган килеш ниндидер районнарга тукталасым килми. Милли традицияләрне саклау елында педагоглар аеруча тырышкан. Без милли казанышларны үстерә алабыз дигән өмет туа», - диде ул. Зилә Сөнгатуллина мисал буларак, үзе өчен ачыш булган биш яшьлек баланың гаҗәеп җырлавына, искиткеч калмык биюенә тукталып узды.

«Йолдызлык – ул тәрбия дә, белем дә. Бу хәрәкәтне инде туктатып булмый, тәгәрмәч әйләнә. Минем район җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Аларның ярдәменнән башка бу эш болай күтәрелә алмас иде», - диде ул.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков легендар шәхес Зилә Сөнгатуллина дәрәҗәсендәге кешеләрнең фестиваль хәрәкәтендә катнашуын югары бәяләп рәхмәтләрен җиткерде.

«Мин министр буларак шуны әйтергә тиешмен – фестиваль тарихы буенча карасак, 1 миллион 300 мең яшь кеше катнашкан. Бу бик җитди сан. Бу инде безгә оештыру җәһәтеннән герә түгел, эчтәлеге ягыннан да җаваплылыкны арттыра», – дип дәвам итте ул.

«Республика Рәисе ярдәме белән ел саен әлеге эшчәнлекне тормышка ашырырга 84 миллион сум тирәсе акча бүленә. Бюджет кыенлыклары булуга карамастан, ул акча киметелмәде, 9 млн 700 мең сумга арттырылды. Безнең хәзер төрле мастер-класслар уздыру, укыту программалары булдыру мөмкинлегебез дә бар», – дип хәбәр итте министр.

Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова барлык зональ этапларда да диярлек район җитәкчеләре катнашуга басым ясады. «Һәрберсе үз районы балалары өчен янып йөри», – диде ул.

Ул безнең күпмилләтле республикада әлеге масштаблы проектның киләчәгенә зур өметләр баглады. Катнашучы балаларга, педагогларга, ата-аналарга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та район башлыкларына әйтелгән рәхмәт сүзләренә кушылды. Әлеге проектның Россиядә эстрада өлкәсендә бердәнбер взносларсыз фестиваль булуына басым ясады.

Дмитрий Туманов фестиваль җиңүчеләре алачак медальләрне күрсәтте. «Алар 2100 данә эшләнде. Аларның тасмалары Татарстан флагы төсләрендә ак, кызыл һәм яшел. Моны һәр бала алачак. Авылда бер бала шундый медаль белән үтсә, башкалары да хореография түгәрәгенә ашыгачак», - дип чыгышын төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100