Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Йолдызлык» фестиваленең җәйге юбилей сменасы Кырымга юл тотты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажында һәм республика Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла торган «Йолдызлык» Республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Кырымга «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгенә иҗади сменага китте.
25 нче юбилей сменасы 16-30 июльдә Кара диңгез яр буенда уза. Ул Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе эгидасында уздырыла, патриотик тәрбия һәм милләтара дуслыкны ныгыту өлкәсендә әһәмиятле проект булып тора. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Смена составына Татарстанның 18 районыннан – Әлмәт, Әгерҗе, Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарыннан, шулай ук Чаллыдан һәм Казаннан фестивальнең 210 лауреаты һәм җиңүчесе кергән.
Катнашучыларны тәҗрибәле 25 әйдаман озата бара, алар арасында РУТИ-ГИТИС студентлары һәм чыгарылыш укучылар, «Йолдызлык» Арт-резиденциясе театры артистлары бар. Балаларны мастер-класслар, иҗат һәм спорт чаралары, квестлар, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар көтә.
Катнашучылар арасында вокаль ансамбльләр һәм хореография коллективлары бар. Алар фестиваль хәрәкәте башында торган педагоглар җитәкчелегендә осталыкларын арттыра алачак. Болар: Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артистлары Марина Ясельская, Дмитрий Платонов, Дмитрий Пивоваров, Айрат һәм Лилия Бахаветдиновлар, Татарстанның халык артисты Рәйлә Гарипова.
Смена программасында Севастопольнең төрле урыннарына экскурсияләр, Кырымның күренекле мәдәни урыннарында һәм иҗат лабораторияләрендә булу да каралган. Монда башкаручылар үз талантларын ача һәм профессионаллар белән тәҗрибә уртаклаша алачак.
- Проект Татарстан Хөкүмәте, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы, фестивальнең рәсми партнеры «Татнефть» җәмгыяте, Кырымның Мәдәният министрлыгы, Россиянең Кара диңгез флоты командованиесе һәм Бахчасарай районы администрациясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз