news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Йолдыз» республика медиаказанышлар премиясен тапшыру тантанасында: Илһамны югалтмагыз

«Йолдыз» республика медиаказанышлар премиясен тапшыру тантанасында: Илһамны югалтмагыз
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә «Йолдыз» республика медиаказанышлар премиясен тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Дизайнерлар берлегенең башкарма директоры, Бөтенроссия һәм төбәк буйлап проектларны оештыручы Регина Ахунова да чыгыш ясады.

«Бәйрәм белән барыгызны да котлыйм. Иң мөһиме: үзегездә булган ялкынны, илһамны югалтмагыз. Иҗат юлыгыз дәвамлы һәм озын булсын», – дип теләкләрен ирештерде ул бүләкләү тантанасы барышында.

Премиянең финалына Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге уку йортлары чыккан иде. Бәйрәм чарасында шулай яшьләрдән торган төрле ансамбльләр һәм иҗат төркемнәре чыгышы тәкъдим ителде.

Премия 11 номинациядән торды. Медиатармак вәкилләре «Ел фотографы», «Ел видеографы», «Ел дизайнеры», «Ел җитәкчесе», «Ел ачышы» һәм башка махсус номинацияләрдә бүләкләргә лаек булдылар. Премия финалына 50дән артык студент чыкты.

  • Премия беренче тапкыр 2024 елда бирелә башлады һәм 200дән яшь егет-кызларны берләштерде. Премия алуга яшь медиабелгечләр, фотографлар, видеографлар, дизайнерлар, студентлар медиасы, республиканың югары һәм һөнәри уку йортларының матбугат хезмәте җитәкчеләре дәгъва итә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot