news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдыз Миңнуллинаның яңа китабы «Юлбасма» нәшриятында басылып чыкты

Йолдыз Миңнуллинаның яңа китабы «Юлбасма» нәшриятында басылып чыкты
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның яңа китабы «Юлбасма» нәшриятында басылып чыкты. Китап шагыйрәнең шигыреннән алынган юллар белән «Җирдә була шундый көннәр» дип атала.

«Йолдыз заманча татар шигъриятендә әһәмиятле урын алып тора. Әмма аның шигырьләрен табып булмый. Мин үз алдыма Йолдызны укучыга ачу һәм әлеге китапның сәнгати чишелешен табу максатын куйдым», – ди китапның нәшире Гүзәл Хәсәнова.

Ул Йолдызны нәкъ менә китап аша ачкан кешеләрнең барлыкка килүен нәшриятның уңышы дип саный.

Китап рәссам Радик Мусинның проект өчен махсус ясалган «наив» стилендәге рәсемнәре белән бизәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot