news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина: «Ялкын» журналында эшли башлаган чор – бөтенләй яңа этап булды

Йолдыз Миңнуллина: «Ялкын» журналында эшли башлаган чор – бөтенләй яңа этап булды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2011-2016 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире булган Йолдыз Миңнуллина журнал редакциясендә эшли башлаган мизгелләрне искә алды. Бу хакта ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын» фест балачак фестивалендә сөйләде.

«Ялкын» журналында эшләгән еллар кызу, кайнар чор буларак истә калды. Без эшли башлаганда матбугатның интернетка күчә башлаган чоры иде. Бөтенләй яңа этап. Татарча да, русча да яза торган егетләр-кызлар бар иде. Хәтерлим, Эльмира апа Закирова баш мөхәррир булып эшләгәндә тел мәсьәләсендә киртәләр куймады. Мәсәлән, «Кәеф» кушымтасы ике телдә дә чыга иде. Бик иркен мохиттә эшләдек», - диде ул.

Йолдыз Миңнуллина әйтүенчә, компьютер, интернет ул вакытта яңа гына керә башлаган. «Хәтерлим, редакциядә кечкенә генә «Apple» компьютерын алып килделәр. Хәзер күз алдына китерүе кыен: ул бары тик аклы-каралы гына иде. Шул бер компьютерга чират торабыз да, аннары текстларыбызны шунда җыя идек», - диде.

«Бик кызыклы чор булды ул. Дөрес, яңа исемнәр, яңа яшь журналистлар да «Ялкын»да чыкты. Бездә балалар редколлегиясе дә бар иде», - дип искәртте элекке баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100