news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдыз Миңнуллина: Шигырьнең асыл көе авторның үзе укуында гына чагыладыр, бәлки

Милли китапханәдә «Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсе узды.

Йолдыз Миңнуллина: Шигырьнең асыл көе авторның үзе укуында гына чагыладыр, бәлки
Абдул Фархан

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина «Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсенә килүчеләрне шигырьнең эчтәлектән башка икенче мәгънәсен тоемларга чакырды.

«Шигырь бөтенебезгә бик таныш әйбер. Без аны мәктәптән үк өйрәнә һәм аның эчтәлеген анализлый башлыйбыз. Шигырьнең эчтәлектән кала башка бик мөһим ягы да бар. Шигырьнең көе!» - диде ул Милли китапханәдәге Шигърият кичәсенең авторы һәм алып баручысы буларак

«Шигырьнең асыл көе авторның үзе укуында гына чагыладыр, бәлки. Шуңа күрә бүгенге кичәдә авторлар шигырьләрен үзләре укыйлар. Ә без эчтәлектән башка икенче мәгънәгә керергә, аны тоемларга җыенабыз», - диде ул.

«Интертат»ның 20 еллыгына багышыланган Шигърият кичәсе Милли китапханәнең Күргәзмәләр залында узды.

Шигырь кичәсе төрле буынның 18 шагыйрен берләштерде. Барысы да үзләре сайлаган шигырьләрен үзләре укыды.

Кичәдә Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Фаяз, Гүзәл Закирова катнашты

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков килүчеләрне сәламәләп алга таба да мондый кичәләргә ихтыяҗ булуын фаразлады.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
news_right_1
news_right_2
news_bot