news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдыз Миңнуллина Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина белән спектакль чыгара

Йолдыз Миңнуллина Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина белән спектакль чыгара
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков/архив

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина «Искәндәр/Тәнәкә» спектаклен чыгара. Премьера ноябрь башында көтелә.

«Без ике шагыйрьнең хат алышу тарихын, ул хатлар белән рухланып, көне-төне шигырь язу чорын өйрәнәбез: Әлмәт-Казан-Әлмәт», дип хәбәр итә Әлмәттә старт алган «Аваздаш» фестиваленең матбугат үзәге.

«Шагыйрь Туфан белән Чичәнбикә Клара, остаз Туфан белән шәкерт Булатова, гашыйк Искәндәр белән гашыйк Тәнәкә. Ничәү алар бу тарихта?» – дип кызыктыра тамашачыны оештыручылар.

Йолдыз Миңнуллина бу спектаклен рәссам Василина Харламова белән эшли. Рольләрдә – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина.

Әлмәттә «Аваздаш» фестивале әзерләнә. «Аваздаш» һәм «Караш» фестивальләре «Аркадаш» проектына берләштерелеп «татнефтьнең хөйрия фонды ярдәме белән Әлмәттә һәм республиканың нефтьле төбәкләрендә үтә. Фестиваль үткәрү инициативасы белән режиссер Туфан Имаметдинов чыккан.

Фестиваль 1-3 ноябрьдә Әлмәттә үтә. «Аваздаш» фестивале кысаларында дүрт спектакль чыгарачак. Спектакльләрне Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов белән Туфан Имаметдинов, Мария һәм Марсель Нуриевлар әзерли.

news_right_1
news_right_2
news_bot