Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йолдыз Миңнуллина: Эшләп карамыйча сәнгатьне дә, мәдәниятне дә алга җибәреп булмый
Шагыйрә, «Татьнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе стипендиаты, «Тантана», Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты Йолдыз Миңнуллина сәнгать һәм мәдәният турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Мәдәният бар, сәнгать бар. Сәнгатьтә экспериментларга урын бирелә: кемдер нәрсәнедер дөньяда беренче мәртәбә уйлап чыгара.
Әйтик, Һади Такташ татар әдәбиятында ирекле вәземне – шигырь структурасын дип әйтик – уйлап чыгара. Әкренләп башкалар Тукай чорындагы вәзем белән түгел, Такташча яза башлыйлар, ул мәдәнияткә үтеп керә. Уйлап чыгарылган нәрсә – ул әле сәнгать кенә, ә инде гомуми әйләнешкә кергәч, мәдәнияткә әверелә.
Безгә әйтмәкчеләр иде инде, имеш, без экспериментлар белән мавыгып мәдәниятне читкә алып китәбез. Ә без – юк, без мәдәният мәйданында түгел, сәнгать мәйданында эшлибез, анда ялгышлар да, хаталар да булырга мөмкин, дибез. Тегеләй итеп карыйбыз, болай итеп. Кайсыларыдыр кереп китә мәдәнияткә, кайсыдыр – юк. Әмма ләкин эшләп карамыйча сәнгатьне дә, мәдәниятне дә алга җибәреп булмый», – ди ул.
Әлмәттә әдәбият сөючеләр белән очрашу узды. Бу очрашу турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз