news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина: «Әйдә, төнлә эт-бүреләрне эзләргә барабыз» яки «Әлиф» җавап эзли

Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында «Әллүки», «Дәрдемәнд», «Отукан», Hava, Sak-sok, «Әлиф» спектакльләре белән «Әлиф» иҗат берләшмәсе дә бар.Татар сәнгатендә яңа бер күренеш булган «әлифчеләр»нең иҗаты турында шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның фикерен сорадык.

Йолдыз Миңнуллина: «Әйдә, төнлә эт-бүреләрне эзләргә барабыз» яки «Әлиф» җавап эзли
Йолдыз Миңнуллина

«Әлиф» - режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф һәм биюче Нурбәк Батулла һәм Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамовтан торган иҗат берләшмәсе.

“Балачакта ял көннәре без театрга бара идек. Берсендә "Авыл эте Акбай"ны карадык. Әкият кенә түгел иде ул спектакльләр. Видеоязма караган кебек. Кемдер Акбайның шәһәргә баруын төшереп алган да хәзер безгә күрсәтә. Менә ул юлга җыена, менә урманга керә. Менә эт-бүреләргә юлыга, сугышалар, Акбай җиңә дә юлын дәвам итә...

⁃ Әйдә, төнлә эт-бүреләрне эзләргә барабыз, - ди Нурбәк кайтканда. - Кем икән ул эт-бүреләр?

Кичке аш вакытында өстәл астына ризык яшерәбез. Ризык күп кирәк: юлга да җитсен, күчтәнәчкә дә калсын. Эт-бүреләрне каян эзләргә дә беләбез: алар, һичшиксез, безнең Габишев урманында яши. Кич буе шуларны сөйләшәбез. Ник сугышты Акбай алар белән? Куркынычмы алар? Бәлки, үзләре дә Акбайдан курыкканнардыр? Ник утырып аңлашмадылар? Алар да эт бит, эт телен белергә тиешләр. Шәһәр этләреме алар? Бөтен этләр дә кайчандыр бүре булганмы? Бәлки, бүре булган чаклары исләренә төшкәндер? Ә бәлки, төшмәгәндер, болай гына урманга китәселәре килгәндер? Алар үзләренең кем икәнен беләме?

«Әлиф» шул сораулардан башлангандыр, бәлки. Нурбәкме, Туфанмы, Марсельмы, Эльмирмы: "Шундыйрак перформанс эшлисе килә", – дип сөйли башласа, мин аны: "Әйдә, төнлә эт-бүреләрне эзләргә барабыз", – дип ишетәм.

Без үскәнбез, укымышлы кешеләр телен өйрәнгәнбез. Хәзер "сәнгать", "импровизация", "инсталляция" дип сөйләшәбез. Ләкин, асылда, шул ук сорауларга җавап эзлибез кебек.

Чөнки сугышмас өчен, курыкмаска кирәк. Курыкмас өчен, аңлашырга кирәк. Ә аңлашыр өчен, үзеңне аңларга кирәк башта.

Бер гасырда өч әлифба алыштырган халык – кем без? Күчмә тормыштан утрак тормышка күчеп, зур-зур калалар салган халык: кем без? Дөньяга борынгы ышанулар аша да, дин аша да, фән аша да карый торган, берничә телдә фикер йөртә торган кешенең асылы кайда? Җавапларны каян эзлик? Телдәге борынгы тамырларданмы? Тән тамырларыннан, безгә генә хас хәрәкәтләрдәнме? Сүзлекләрдә төгәл билгеләмәсе дә булмаган моң дигән сәер халәттән – көйләрдәнме? Сүзсез, хәрәкәтсез торсак, кайдандыр тирәннән, зәгыйфь кенә булса да, хәтер тавышы ишетелмәсме? «Әлиф» берләшмәсенең һәр эше - шул сорауларга җавап эзләү.

Ә теге эт-бүреләр вакыйгасының ничек тәмамланганын хәтерләмим. Бәлки, йоклап киткәнбездер. Йә әниләр сизеп туктаткандыр. Ә бәлки, чыгып киткәнбез дә әле һаман кайтып кермәгәнбездер”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100