Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Йолдыз» медиаказанышлар премиясендә Гран-прига Аделина Кыямова лаек булды
«Йолдыз» республика медиаказанышлар премиясен тапшыру тантанасында барлгы 11 номинациядә җиңүчеләр һәм лауреатлар игълан ителде. Гран-прига Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Аделина Кыямова лаек булды.
«Бу – минем һәр йокысыз төнемнең нәтиҗәсе. Узган елда да премиягә дәгъва иткән идем, ләкин ул вакытта мин хәтта икенче этапка да уза алмадым. Бер елда шундый зур юл үтә алуыма шатмын. Аллаһы Тәгаләгә, миңа һәрвакыт таяныч булган якыннарыма рәхмәт. Шулай ук «Нетехнарь» медиаүзәгенә һәм «Напrимер» проектына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерергә телим. Премиянең җитәкчесе һәм башкарма директоры Регина Шаһиеваның «Медиада эшләү – ул мәхәббәт буенча» дигән сүзләре белән дә тулысынча килешәм», – диде Аделина Кыямова.

«Ел ачышы» махсус номинациясендә төп бүләккә Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Инна Лихачёва лаек булды.
«Ел видеографы» номинациясендә җиңүчегә махсус бүләк – премиянең партнеры булган видеостудиядә стажировка узу өчен сертификат тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз