news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдыз авылында яшәүче гаилә Ульяновск эшмәкәрләре төзегән йортта өй туе уздырырга җыена

Йолдыз авылында яшәүче гаилә Ульяновск эшмәкәрләре төзегән йортта өй туе уздырырга җыена
Фото: https://emet73.ru, "Өмет" газетасы

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Татар малтабарлары йорт салдыра» дигән язма чыкты.

7 майда Курган өлкәсенең Эчкен - Йолдыз авылында зур фаҗига булды - 300дән артык гаилә йорт-җирсез калды. Көчле җил аркасында, күпчелек йортлары янып бетте. Илебезнең төрле төбәкләрендәге малтабарлар, дини оешмалар Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузды.

Ульяновск өлкәсе малтабарлары һәм «Сембер» бизнес-клубы вәкилләре дә изге эштән читтә калмады. Алар ике бала тәрбияләп үстерүче Хәсәновлар гаиләсенә йорт төзеп бирергә булган. Шушы көннәрдә генә юмарт, игелекле милләттәшләребез бураны Йолдыз авылына озатканнар да инде. Тиздән Хәсәновлар гаиләсе үз авылларында - яңа, җылы йортта өй туе уздырырга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot