news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз авылында укытучы гаиләсенә Нижневартовск һәм Мегион татарлары бергәләп өй сала

Йолдыз авылында укытучы гаиләсенә Нижневартовск һәм Мегион татарлары бергәләп өй сала
https://vk.com/tatar_surguttat

Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында яшәүче укытучы гаиләсенә Нижневартовск һәм Мегион татарлары берләшеп йорт салып бирәчәк. Сургут татарлары берләшмәсе социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

«Изге гамәл. 8 май көнне Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылында яшәүче укытучы гаиләсенә Нижневартовск һәм Мегион татарлары берләшеп йорт салып бирәчәк», – дип әйткән Нижневартовск шәһәре «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов.

«Милләттәшләребезнең изгелеге һәркемгә үрнәк булсын. Янгыннар кабатланмасын!» дип яза ХМАО-Юградан Гөлчәчәк Фатхулова.

Фото: © https://vk.com/tatar_surguttat

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100