news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдыз авылында “Татнефть” ширкәте йортлар төзи башлады

Бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында төзелеш эшләре дәвам итә.

«Татнефть» ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзеп бирәчәген алдан хәбәр иткән идек. Күптән түгел Йолдыз ( Эчкен) авылына беренче 4 йортка свайлар да китертелде. Бүген исә беренче йорт төзелеше башланып китте. Өйне күтәрү өстендә 2 бригада эшли. 33 һәм 54 квадрат метр зурлыктагы бу йортлар сертификат ала алмаган мохтаҗлар өчен төзелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук биредә татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт салына.

news_right_1
news_right_2
news_bot