news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 1,3 миллион сум тәшкил итәчәк

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 1,3 миллион сум тәшкил итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Киләсе елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 1,3 миллион сум тәшкил итәчәк. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин шул хакта хәбәр итте.

«Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда түбәндәгечә тәшкил итәчәк: бер балалы йөклелек вакытында - 955 836 сум, бер балалы йөклелек вакытында өзлегүләр барлыкка килсә - 1 065 074,40 сум, күп балалы йөклелек вакытында - 1 324 515,60 сум», - дип сөйләде эксперт «Газета.ру» интернет-басмасына биргән интервьюсында.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие - вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында бирелә торган түләү ул. Аның күләменә ике ел эчендә түләнгән уртача хезмәт хакы, шулай ук йөклелекнең тибы (бер балалы, өзлегүләр белән бер балалы, күп балалы) йогынты ясый.

Элегрәк ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фенилкетонуриядән интегүче инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа түләү турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100