news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 2026 елда 955 мең сумга кадәр артачак

Йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 2026 елда 955 мең сумга кадәр артачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда 955 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Бу нигезләмәләр 2026 елга федераль бюджет проектында беркетелгән.

Хәзер йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 794 мең сум тәшкил итә.

Бюджет турындагы закон проекты, шулай ук 2026-2028 елларга РФ Социаль фонды бюджеты проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 22 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде. Документларның икенче укылышы 18 ноябрьгә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot