news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йөк машиналары һәм автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше зыян күргән

Татарстан юлында ике йөк машинасы һәм экскурсия автобусы булган икеләтә юл-транспорт һәлакәте турында Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә шәрехләделәр.

Исегезгә төшерәбез, авария бүген М-12 трассасының 786нчы километрында булган. ДАИ мәгълүматлары буенча, Scania фурасын йөртүче юл читендә торган Setra автобусына бәрелгән.Аннанн автобус аның каршында торган зур йөк машинасына бәрелә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 6 автобус пассажиры, шулай ук бер зур йөк машинасы йөртүчесе җәрәхәтләнгән.

Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү башлады. Вакыйга урынына Лаеш районы прокуроры Андрей Наумов килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot