news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йогышлы авырулар хастаханәсендә «NAN Кебаб» кафесында ашап агуланган 28 пациент дәвалана

Бүгенге көндә Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә «NAN Кебаб» кафесында ашап агуланган 28 пациентка ярдәм күрсәтелә. Аларның хәле канәгатьләндерерлек дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк хастаханәдә 26 кеше дәвалана, дип хәбәр ителгән иде. Ул вакытта табиблар аларның хәлен уртача авырлыкта һәм канәгатьләндерерлек дип бәяләде. Кичә кафеда агуланучылар саны 58 кешегә кадәр артуы билгеле булды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанның Беломорская урамында урнашкан «NAN Кебаб» кафесында ашаган клиентлар эчәклек инфекциясе йоктырды. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында кафедагы продуктларда эчәклек таякчыгы белән сальмонелла табылды. Җинаять эше ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot