Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөгерергә яратучыларны ярыммарафонда катнашу өчен Түбән Камага чакыралар
30 июль көнне Түбән Камада өченче тапкыр TIMMERMAN ярыммарафоны уза. Марафонда 10нан артык төбәктән спортчылар катнаша.
Йөгерергә яратучыларга өч дистанция тәкъдим ителә: 3, 10 һәм 21,1 км. Ярыммарафон маршруты Түбән Каманың үзәк урамнары буенча узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.
Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, алдан теркәлергә киңәш ителә, чөнки дистанцияләрдә урыннар саны чикләнгән. Онлайн теркәлү 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Кама TIMERMAN ярыммарафоны үз көчен сынап карау, нәтиҗәләрне яхшырту һәм фикердәшләр белән очрашу өчен искиткеч мөмкинлек булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Түбән Камада Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз