news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвесторлар ярдәме белән кошчылык продукциясе артачак

Инвесторлар ярдәме белән кошчылык продукциясе артачак

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Чаллы-бройлер" ААҖдә Голландия технологиясе буенча цех торгызуга керештеләр. Заманча җиһаз инвестор - "Татэнерго" тарафыннан сатып алынган, кошларны сую буенча цехны модернизацияләүгә 1 миллиард сумнан артык акча сарыф итәргә планлаштырыла.

Чит ил техникасының җитештерүчәнлеге элекке күләмнән ун тапкыр артып китә. Шул рәвешле, сәүдә челтәренә кош итенең 70 проценты эшкәртелеп һәм төрелеп чыгачак. "Татэнерго" ААҖ берничә ай элек әлеге производство үсешенә 1 миллиард сумга якын акча тоткан иде һәм менә тагын финанс ярдәм күрсәтә. "Татптицепром" ААҖнең генераль директоры Марс Алиев хәбәр итүенчә, мондый берләшү чыгарыла торган продукциянең күләмен икеләтә арттыру өчен (инвестор нәкъ шундый максат куйган) кирәк. Киләчәктә әлеге предприятиедә ел саен 30 мең тоннага якын кош ите чыгару планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100