Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Investment Series 2015" проекты кысаларында ТРның инвестицион мөмкинлекләре күрсәтеләчәк
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "International Investment Guide" компаниясе милектәше Тудор Стаматиан белән очрашты
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүгә эшлекле сәфәр кысаларында "International Investment Guide" компаниясе милектәше һәм «Fortune» журналының рәсми вәкиле Тудор Стаматиан белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.
"International Investment Guide" – коммуникацияләр өлкәсендә махсуслашкан корпорация.
Компания «Fortune» халыкара журналын чыгара, аның аудиториясендә - 5 миллион укучы.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе белән консалтинг компания вәкиле Татарстан белән басманың үзара элемтә юнәлешләре буенча фикерләште. Талия Миңнуллина билгеләп узганча, әйдәп баручы дөньяви медиаларда мәгълүмати яктырту, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү инструменты булып тора.
Очрашуда "nvestment Series 2015"проекты кысаларында Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен бушлай яктырту турында килешү төзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз