Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды
Анда V Венчур ярминкәсендә катнашачак кайбер проектлар каралды, алар арасында - яңа медицина препараты чыгаруны күздә тоткан "Целоформ" проекты
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Тагын 1 атнадан Казанда V Венчур ярминкәсе узачак. Әлеге чарага Россия һәм чит илләрнең инвесторлары чакырылган. Инвесторлар игътибарына ярминкәдә Татарстанның 50 гә якын инновацияле проекты тәкъдим ителәчәк. Бу максатчан аудиториягә тәкъдим ителәчәк проектларның сигезе, аларны гамәлгә ашыру этаплары хакында бүген ТР Инвестиция-венчур фондының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Попечительләр советы утырышында сүз барды. "Бу инновацияле проектларны алга этәрүдә инвесторларга уртак хезмәттәшлек өчен нинди шартлар тәкъдим итә алабыз, шул мәсьәлә дә каралды",- дип белдерде утырыштан соң фонд директоры Айнур Әйделдинов. Аның белдерүенчә, Попечительләр советы әгъзалары бу проектлар буенча хәзерге этапта алып барылган эшләрне хуплаган.
Бүген каралган проектларның барысы да "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея" конкурсы һәм "Идея-1000" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Медицинада куллану өчен целоформ эшләү (мамык целлюлозадан эшләнгән порошок сыман матдә) - шул проектларның берсе.
Куллану базарына яраларны төзәтүдә файдаланучы яңа медицина препараты чыгаруны күздә тоткан "Целоформ" инновацияле проектын 2005 елда Казан дәүләт медицина һәм Казан дәүләт технология университетларының авторлар коллективы тәкъдим иткән иде. Целоформның бактерияләргә каршы тору, яраларны төзәтү, авыртуны басу үзлеге аны стоматология, дерматология, һәлакәтләр медицинасы өлкәләрендә нәтиҗәле кулланырга ярдәм итәчәк, ди авторлар. 2006 елда "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея" бәйгесендә җиңүеннән соң, Инвестиция-венчур фонды проектны препаратны эшләп бетерү буенча фәнни эшләрне һәм препаратка Казан, Мәскәү, Чабаксар, Ульяновски, Йошкар-Оланың медицина учреждениеләрендә клиник сынау уздыруны финананслау өчен сайлап алды. Беренче сынаулар препаратның югары нәтиҗәлелеген һәм перспективалы булуын раслаган.
Проекты коммерциализацияләү өчен республикада "Целоформ" дигән кече предприятие төзелде. Аны проект авторлары һәм ТР Инвестиция-венчур фонды гамәлгә куйды. Айнур Әйделдинов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта "Идея-1000" грант программасы аша препаратны серияләп җитештерүнең технологияләре эшләнә. Инвестиция-венчур фондының узган елның апрелендә узган Попечительләр советы утырышы карары белән, проектның потенцалын өйрәнү һәм базарда маркетинг тикшеренүләре уздыру эшенә Американың " ЕcoInvest" фирмасы җәлеп ителгән иде. Әлеге препаратны халыкара базарга чыгару мөмкинлекләрен һәм конкурентлык тирәлеген өйрәнү барышында проектны коммерциялизацияләү стратегиясе эшләнгән. Компанияне капитализацияләү һәм аның тышкы венчур финансларын җәлеп итү сәләтен күтәрүгә әзерләү өчен продуктка халыкара патент алуга әзерлек алып барылган. Уйлап табуга Россия патенты алынган, интеллектуаль милекне дөньяның 140 илендә яклауга приоритет рәсмиләштерелгән. Якын арада препаратка халыкара стандартлар буенча тикшеренүләр уздырылачак, целоформны җитештерү буенча технологик документлар эшләнәчәк. Соңрак тәҗрибә рәвешендә җитештерү башланачак.
"Шулай да әле без целоформны җитештерү проектының башлангыч стадиясендә генә. Биотехнологияләргә нигезләнгән мондый проектларны гамәлгә ашыру этабы 5 елдан 7 елга кадәр сузыла. Бу технологик процесслар, шул исәптән патент алу процессы белән бәйләнгән. Клиник тикшеренүләр процессы да 1-2 ел вакытны ала. Бүген шушы процессларны оештыру этабына килеп җиттек", - ди Айнур Әйделдинов. Бүгенге көндә бу проектны үстерү буенча Россия һәм Америка территорияләрендә 2 үзәк төзелгән.
Бүген Попечительләр советында каралган проектларның тагын берсе - бодайны тирән эшкәртү җайланмасы белән бәйле иде. Аны гамәлгә ашыруның чираттагы этабы да Попечительләр советы утырышында хупланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз