Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инвестиция һәм төзелеш оешмаларының алданган вкладчыларга 175 миллион сум тирәсе бурычы бар
Инвестиция һәм төзелеш оешмаларының алданган вкладчыларга 175 миллион сум тирәсе бурычы бар
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Ольга Стрыхарь). Республика инвестиция һәм төзелеш оешмаларының вкладчыларга булган бурычы 173 миллион 869 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе эшче җитәкчеләре киңәшмәсендә башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Ирина Григорьева хәбәр итте.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе, республиканың баш суд приставы Хәмит Шәрипов, аның урынбасары Флорид Галиханов, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының суд приставлары катнашты.
Вкладчыларга әҗәтләре булган төзелеш оешмалары арасында «Дом-строй», «Олимпия», «Тиктоник», «Юнистрой» төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Ипотека» торак комплексы, шулай ук Казанның «Свей» ҖЧҖ һәм «Защита» ЯАҖ кебек төзелеш фирмалары бар. Мисал өчен, «Свей» ҖЧҖнең өлешкә кереп йорт төзүчеләргә – 74 миллион, ә «Защита» ЯАҖнең 3 миллион сумга якын бурычы җыелган.
«Дом-строй» ҖЧҖ һәм «Ипотека» торак комплексы җитәкчелегенә карата Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Әлмәтнең «Олимпия» ҖЧҖ һәм Казанның «Защита» ЯАҖ җитәкчеләренең кыңгыр эшләре дә җинаять җаваплылыгына тарту өчен прокуратура каравына тапшырылды.
Ирина Григорьева сүзләренә караганда, быел инвестиция һәм төзелеш компанияләреннән акча түләттерү турында 412 башкарма производство тикшерелде. Әлеге оешмаларның алданган вкладчылар каршындагы тулаем бурычы 225 миллион 749 мең сум тәшкил итте. Ел дәвамында гомуми суммасы 50 миллион 270 мең сум булган эшләрнең яртысына якыны ябылды. Суд приставлары тарафыннан мәҗбүр итү характерындагы чаралар күрү нәтиҗәсендә ел дәвамында гомуми суммасы 38 миллион 452 мең сумнан артык тәшкил иткән 188 башкарма производство фактик рәвештә үтәлү белән төгәлләнде.
Вице-премьер Равил Моратов сүзләренә караганда, якын арада алга таба вкладчыларны «финанс пирамидалары» куркынычыннан саклау һәм кертемнәр буенча «хәвеф-хәтәр»не минимальләштерү өчен кайбер чаралар күреләчәк. Шундый чараларның берсе – оператив штаб булдыру. Аңа суд приставлары хезмәтләре, салым органнары вәкилләре, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура хезмәткәрләре керәчәк. Булачак штабның бурычы – тиешле карарлар кабул итү һәм теге яки бу предприятиеләр белән бәйле дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз