Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инвестицион проектларга йөз тоткан кайбер предприятиеләр милеккә салымнан азат ителә
Закон проекты нигезендә, салым ташламалары завод төзелә башлаганнан алып 15 елга кадәр оешма балансында исәпләнгән милеккә карата кулланыла.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Закон проекты генерацияләүче объектлар төзү һәм яңарту, җитештерү һәм куллану калдыкларын куллану нигезендәге инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларны милеккә салымнан азат итүне күздә тота.
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов закон проекты инвесторларны җәлеп итү өчен эшләнгәнен әйтте.
Әлеге инвестицион проектлар РФ Хөкүмәте карары нигезендә конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынырга тиеш.
Закон проекты нигезендә, салым ташламалары завод төзелә башлаганнан алып 15 елга кадәр оешма балансында исәпләнгән милеккә карата кулланыла.
Бу электр энергиясе җитештерү буенча проектлар тормышка ашыручы һәм инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында килешү төзегән инвестицион эшчәнлек субъектларына кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз