news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидлыкны чикләнмәгән вакытка озайткан өчен ришвәт алучы 2 хезмәткәр җавап тотачак

Хатын-кызларның икесенә дә 22 нче мартка кадәр өй аресты салынган.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары медицина регистраторы - 52 яшьлек Елена Фуражкинага карата җинаять эше кузгаткан. Ул Җинаять кодексының 290 нчы маддәсенең 5 нче бүлеге (ришвәт алу) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Шулай ук, Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы баш бюросының 1 нче бюро җитәкчесе 53 яшьлек Елена Румбештаның да әлеге җинаятькә катнашы бар, дип фаразлана.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның 19 һәм 22 нче гыйнварында, Фуражкина Казанда яшәүче ханымнан ире өчен 3 нче группа инвалидлыкны чикләнмәгән вакытка законсыз рәсмиләштерү өчен, 80 мең сум акча ала. Аннан соң 70 мең сумын Фуражкина Румбештага тапшыра, ә калганын үзенә калдыра.

Җинаять кылуга катнашын хатын-кызлар икесе дә таныган. Суд аларның икесенә дә 22 нче мартка кадәр өй аресты билгеләгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100