Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия 130 мөрәҗәгать кабул иткән
Казанда 5 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты базасында көн дәвамында инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Ул «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Алсу Надршина, Ләлә Кәдермәтова җавап бирде. Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге, Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре консультацияләр бирде.
Кайнар линия барышында депутатларга һәм белгечләргә ярдәм һәм консультация сорап республикада яшәүче 135 кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның бер өлеше шунда ук хәл ителгән, калганнары эшкә кабул ителгән.
Гражданнарның сораулары ташламалы категорияләрне дарулар белән тәэмин итүгә, шифаханә-курортларда дәвалануга, тернәкләндерү өчен техник чаралар белән тәэмин итүгә, уңайлы мохит оештыруга, торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар бирүгә кагылган. Шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларыннан реабилитация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителгән.
«Бик күп төрле сораулар ишеттек, – диде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, – әмма алар барысы да бер нәрсәне раслый – инвалид гражданнарга вакытында ярдәм итәргә кирәк. Үз чиратында, безнең кайнар линияләр кешеләргә конкрет мәсьәләләрне хәл итәргә, шулай ук игътибар таләп итә торган системалы кыенлыкларны ачыкларга ярдәм итә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз