news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Татарстан Идел буенда беренче урында

Республикада эшкә яраклы 88,6 мең инвалид исәпләнә.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Александра Давыдова). Инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы булды. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“II квартал йомгаклары буенча бу күрсәткеч республикада 33,5 процентка аркан. Россиядә әлеге сан 26,9 процентны, ә Идел буе федераль округында 25,6 процентны тәшкил итә”, - диделәр ведомствода.

Министрлыкта әйтүләренчә, II кварталда Татарстанда эшләүче инвалидлар саны 29,6 меңгә җиткән. Ә республикада барлыгы эш яшендәге 88,6 мең инвалид исәпләнә.

Министрлыкта 2017 елдан башлап инвалидларны эшкә урнаштыру буенча ел саен юл карталары эшләнүен дә әйттеләр.

“Инвалидларны буш эш урыннарына, шулай ук махсус программалар буенча эшкә урнаштыралар”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Юл карталары буенча ике ел эчендә Татарстанда 11,4 мең инвалидны эшкә урнаштырганнар. 2019 ел башыннан аның буенча мөмкинлекләре чикләнгән 2,8 мең кеше эшле булган. Узган елда мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп 3,7 мең инвалид мөрәҗәгать иткән, аларның якынча 2,1 меңе эш тапкан. 2019 елда Татарстанда 1,8 мең инвалид эшкә урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100