news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидларга яки пенсионерларга хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен штраф түләтәчәкләр

Административ хокук бозучыларга 100 мең сумга кадәр штраф салыначак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Инвалидларга яки пенсионерларга хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен штраф түләтәчәкләр. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

100 мең сумга кадәр штраф пенсионерларга яки инвалидларга хезмәт күрсәтүдән баш тарткан сатучыларга, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә яки компанияләргә яный. Административ хокук бозулар кодексына социаль дискриминациягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән Хөкүмәт төзәтмәләре Дәүләт Думасына кертелде.

Моңа кадәр мондый үзгәрешләр кирәклеге турында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында белдерде. «Кызганыч, мондый кешеләрдән баш тарту очраклары була, - диде Медведев. - Персонал моңа җавап бирергә, ярдәм итәргә тиеш», - дип саный ул.

Аңлатма язуында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары китерелә. Ел саен пенсионерлардан һәм инвалидлардан 20 меңнән артык шикаять кабул ителә. Сүз транспорт инфраструктурасы объектларына һәм хезмәт күрсәтүләренә, кулланучылар өлкәсендә, ял итү өлкәсендә аларны кертүдән баш тарту турында. 

Үзгәрешләр нәтиҗәсендә административ хокук бозулар кодексының яңа составы барлыкка киләчәк. Вазифаи затлар өчен штраф санкцияләре - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - 50 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100