news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидларга парковкадагы теләсә кайсы буш урында машина куярга рөхсәт итмәкчеләр

Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты 1 апрельдә үк тапшырылган.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Махсус тамга белән билгеләнгән урыннар буш булмаган очракта, инвалидлар үз автомобильләрен теләсә кайсы парковкада бушлай калдыру хокукына ия булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты 1 апрельдә үк тапшырылган. Ул «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы законның 15нче маддәсенә үзгәреш кертүне күздә тота. Анда әйтелгәнчә, гомуми файдаланудагы түләүле парковкада инвалидлар яки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртүче шоферлар идарә иткән транспорт чараларын бушлай кую өчен бер урын да булмаса, бу очракта мондый гражданнарның автомобильләре әлеге парковкадагы теләсә кайсы буш урында бушлай урнаштырыла.

«Еш кына парковкаларда инвалидлар өчен каралган урыннарга инде машина куйган булалар, ә инвалид машина йөртүче үз автомобилен махсус тамга белән билгеләнмәгән урынга куйса, аңа парковкага түләмәгән өчен штраф салалар», — диде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.

Парламентарий сүзләренчә, әлеге яңалык инвалидлар өчен машина кую урыннары булдырылып та, анда транспорт чарасын калдырып булмауга бәйле гаделсезлекне (ә кышын бу урыннарга еш кына кар өяләр) бетерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100