news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Инвалидларга, махсус шартлар тудырып, предприятиеләрдә 200 эш урыны булдыру ниятләнә
Быел хезмәт базарындагы кризиска каршы чаралар программасын гамәлгә ашыруга республикага 2,9 млрд. сумнан күбрәк күләмдә акча бирелү каралган
Скопировать ссылку
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел хезмәт базарындагы кризиска каршы чаралар программасын гамәлгә ашыруга республикага 2,9 млрд. сумнан күбрәк күләмдә акча бирелү каралган, шуларның 2,775 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 208,2 млн. сумы – республика бюджетыннан. Федераль бюджеттан исә башта 40 проценты җибәрелә һәм 1,1 млрд. сум акча инде алынган. 15 март мәгълүматлары буенча, хезмәт һәм мәшгульлек хезмәтләре хисабында 587 млн. сум акча исәпләнә. Ләкин быел чыгымнар структурасы былтыргыдан кайтыш: былтыр 70 проценты җәмәгать эшләренә юнәлтелгән булса, быел ул максатка 57 процент кына бирелә. Ягъни былтыр җәмәгать һәм вакытлыча эшләргә 2,1 млрд. сум бүленсә, быел – 1,5 млрд. сум. Аның каравы, эшмәкәрлек, башка белгечлеккә әзерләү программаларына күбрәк игътибар ителәчәк.
Кризиска каршы гамәлгә кертелгән программаларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә исәпкә алына. Мәсәлән, үз эшен ачып җибәргән 1 мең кешенең 353е – инвалид. Инвалидларга махсус шартлар тудырып, предприятиеләрдә быел 200 эш урыны булдыру ниятләнә, былтыр исә федераль бюджеттан аларга аерым акча каралмаган, ә республика бюджетыннан 600 мең сум бүленгән иде, нәтиҗәдә, 20ләп шундый эш урыны булдырылды. Предприятиеләрдә махсус җайланмалар ясап инвалидлар өчен аерым уңайлыклар булдырган һәм эш урыны биргән өчен дәүләт уртача 30 мең сум, республика бюджетыннан уртача 40 мең сум акча бирү каралган. Быел федераль бюджеттан да акча бүлеп биреләчәк, шуңа күрә физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен эш урыннары да күбрәк булыр дип көтелә. Эш бирүчеләр бу мәсьәләдә кызыксынса, алга таба да шушы юнәлештә эшләү күздә тотыла.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шәрехләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot