news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 30 гаилә «Зәкят» хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 30 гаилә «Зәкят» хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Казанда яшәүче 30 гаилә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды. Әлеге акция кысаларында Фонд мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр азык-төлек җыелмасына көнбагыш мае, дөге, он, шикәр, шоколад, балык консервалары, печенье, токмач, чәй, хөрмә һәм томалап пешерелгән ит кертелгән.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Фонд тарафыннан җыелмалар дин кардәшләребез җибәргән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Әлеге акциядә катнашу өчен сылтама буенча узарга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot