news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инвалидлар ОСАГО полисын ярты бәягә рәсмиләштерә ала

Инвалид үз хокукыннан файдалану өчен башта тулы бәягә полис сатып алырга тиеш.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Россия автоиминияләштерүчеләр берлеге инвалидларга Автогржданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү ( ОСАГО) полисын ничек 50 процент ташлама белән сатып алуы турында аңлатма бирде, дип яза “Вести КАМАЗа”.

Россия автоиминияләштерүчеләр берлегендә сөйләүләренчә, күп кенә инвалид йөртүчеләр канун буенча каралган ОСАГО полисына 50 процент күләмендәге ташламаны алмый. "Бу ташлама турыдан-туры бюджеттан бирелә, шуңа күрә иминитләштерүчеләр аны бирә алмый. Инвалид үз хокукыннан файдалану өчен тулы бәягә полис сатып алырга, ә аннары яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда полис өчен сарыф ителгән акчаның 50 процентын кире кайтарачаклар", – дип аңлатма биргән Россия автоиминияләштерүчеләр берлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot