news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидлар өчен махсус операциядә ата-анасын югалту буенча пенсия проектын хупладылар

Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты беренче укылышта закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте, аның нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучысы ата-анасын югалткан инвалид һәм балачактан инвалид балалар икеләтә пенсия ала алачак. Бу хакта РИА Новости корреспонденты хәбәр итә.

Бу закон проектын Дәүләт Думасына Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем кертте.

«Махсус хәрби операциядә атасын яки анасын югалткан инвалид һәм балачактан инвалид бала икеләтә пенсия алырга мөмкин. Мондый норманы билгеләүче закон проектын махсус хәрби операция буенча эшче төркем Дәүләт Думасына кертте. Аңа хөкүмәт уңай нәтиҗә бирде инде», - дип язган иде Турчак Телеграм-каналында.

Ул билгеләп үткәнчә, эшче төркем мондый ярдәм чарасы кирәклеге турында февральдә Президентка доклад ясады. Аның сүзләренә караганда, бүген закон буенча гражданин бер генә пенсия ала, хәтта аның берничә төренә нигезе булса да.

«Берьюлы берничә пенсиягә хокук кайбер ташлама алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, космонавтлар, һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары һәм тол хатыннарда гына бар. Безнең закон проекты бу исемлекне ата-анасының берсе махсус хәрби операциядә һәлак булган инвалид һәм балачактан инвалид балалар белән тулыландырачак. Алар берьюлы инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алырга мөмкин», - дип сөйләде Турчак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100