news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсеннән 101 кеше эшкә юллама алып киткән

Шулардан ничә кешенең эшкә урнашуы ике атна эчендә билгеле булачак.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан уздырылган инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсенә 987 кеше килгән. Шуның 296сы – мөмкинлекләре чикле категориягә керә. Бу хакта “Татар-информ”га Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдап баручы инспекторы Энҗе Закирова хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, 5 декабрь көнне “IT-парк”та (Петербург урамы 52 йорт) мөмкинлекләре чикле булып та эш эзләүчеләр, булган эшләрен алыштырырга теләүчеләр һәм эшкә мохтаҗ булганнар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

“Ярминкәгә Казанның 30 эш бирүче оешмасы килгән иде, алар 18 мең эш урыны тәкъдим итте. Арада  инвалидлар өчен – каравылчы, тегүче, хисапчы, инженер-программист, менеджер, система администраторы кебек махсус вакансияләр дә бар. Автомәктәптә дә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары бар иде. Кичә һава торышы начаррак булгангамы икән, халык сәгать 12ләр тирәсендә генә җыела башлады. Шулай да күбесе эш урыннары турында мәгълүмат алып китә алды", – диде Энҗе Закирова.

Кадрлар хезмәте белән бергә, ярминкәдә социаль яклау, пенсия фонды белгечләре дә кызыксындырган сорауларга җавап биргән.

“Ярминкәдән 101 кеше эшкә юллама алып китте. Аларның ничәсе эшкә урнашканын без ике атна эчендә беләчәкбез. Моннан тыш, кызыксынучылар, компьютер банкы аша да кирәкле вакансияләр табып, эшле була ала. Аларын инде без контрольдә тота алмыйбыз", – диде әйдәп баручы белгеч.

Вакансияләр ярминкәсенә тумыштан ишетү-сөйләшү мөмкинлегеннән мәхрүм булучылар да килгән. Алар махсус тәрҗемә аша аралашкан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтә булган 80,2 мең инвалид яши. Шуның 30 проценты, ягъни 24 меңе эш белән тәэмин ителгән. Республикада яшәүче 70 инвалид быел үз эшен ачкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100