Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инвалидлар авылны яшәтә – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин
Үзенчәлекле кешеләрнең миссиясе бик зур, диде хәзрәт.
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин инвалидларның җәмгыять өчен миссиясе гаять зур икәнен аңлатты. Бу хакта ул бүген “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” темасына узган түгәрәк өстәл форматындагы конференциядә әйтте.
“Дини тәгълиматларга карасак, инвалидлар дөньяга ник туа? Моны күпләр кешенең гөнаһы өчен түләү дип кабул итә. Чынлыкта ул алай түгел. Ходай үзенчәлекле итеп яраткан балаларның миссиясе бик зур – алар җирлекне саклап калучылар. Ходай шул балалар аркылы әлеге авылга яки шәһәргә үзенең рәхмәтен ирештерә”, - диде Рөстәм хәзрәт.
Хәзрәт шулай ук, үз мисалында, үзенчәлекле кешеләрнең җирлек өчен нинди роль уйнавын да сөйләп үтте.
“Мине дингә якынайтучы кешем - бабай булды. Мин беренче тапкыр акыл ягыннан зәгыйфь кешене күргәч, бабайга сорау арты сорау юлладым. Бабай исә: “Шушы кеше аркасында безнең авыл яши. Авылдагы шушындый соңгы кеше үлеп, аның урынына башкасы тумаса, безнең авыл картадан юкка чыга”, - диде. Чыннан да, авылдагы соңгы инвалид кеше вафатыннан соң, мин үскән авылның җирле кешеләре бетте, хәзер “дачник”лар гына яши.
Чыннан да бабай дөрес әйткән бит. Соңрак мин бу теманы тирәнтен өйрәндем. Монда диннәр арасында бүленеш юк. Шунысы хак: инвалид кешеләрнең бурычы, миссиясе бик зур”, - диде мөфти урынбасары.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үзенчәлекле кешеләрне җәмгыятьтән читләштерүгә дә борчылуын белдерде.
“Үзенчәлекле кешеләрне Совет чорында җәмгыятьтән аердылар. Янәсе, союзда сәламәт кешеләр генә яши. Шуннан калган гадәт бу, хәзерге җәмгыять тә инвалидларны кабул итми. Безнең бурычыбыз: аңлавыбыз аша аларны үзебезнең арага кертү. Без андый кешеләргә чит-ят итеп карарга тиеш түгелбез. Нәкъ менә шундый кешеләр аркасында, вакытында яңгыр ява, кояш чыга, ел фасыллары алышынып тора.
Җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк. Без кешеләрне катгый кысаларга кертеп, авыру һәм сәламәткә бүлеп карарга тиеш түгел”, - диде мөфти урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз