Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инвалид кызын тәрәзәдән ыргыткан ир-атны Чаллы суды хөкем итте
Суд карары нигезендә, 68 яшьлек пенсионер мәҗбүри рәвештә табиб-психиатр күзәтүендә булачак һәм дәваланачак.
(Чаллы, 10 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова).ДЦП диагнозы булган инвалид кызын тәрәзәдән ыргыткан әти кешене Чаллы суды шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итеп, мәҗбүри дәвалануга хөкем иткән. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәл шәһәрнең 56нчы комплексы йортларының берсендә 27 июльдә булган. 68 яшьлек пенсионер ДЦП диагнозлы инвалид кызын йортның беренче катындагы фатиры тәрәзәсеннән ыргыткан. Кызны Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатканнар Аның муены һәм бот сөяге сынган.
Хокук сакчылары кызның әтисен тоткарлаган. Алар аның сәламәтлегендә психик тайпылыш бар дип шикләнәләр. Шул сәбәпле бу ир-атны суд-психиатрия экспертизасына җибәргәннәр.
Экспертиза нәтиҗәләре кызның әтисенең акылында өлешчә зәгыйфьлек тапкан. Ягъни ул кайбер вакытта үз гамәлләре өчен җавап бирә алмый. Пенсионер ир-атка кеше сәламәтлегенә күрәләтә зур зыян салуда гаеп белдерелгән.
Суд аны гаепле дип тапкан һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук ул амбулатория шартларында мәҗбүри рәвештә психиатр-табиб күзәтүендә булачак һәм дәваланачак.
Инвалид кыз, хастаханәдән чыккач, абыйсында яши башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз