news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалид егеткә карата физик яки мораль мәҗбүриләү кулланылмаган - "Парк Хаус" идарәчесе

Ди-джей Айсылу Леронның энесе Бәхтиярның сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуы хакында "Татар-информ" кичә язган иде. Үзәк идарәчесе бу хәлгә аңлатма бирде.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казандагы “Парк хаус” сәүдә үзәге сакчылары тарафыннан куып чыгарылган тумыштан инвалид Бәхтияр белән булган хәлгә сәүдә үзәге идарәчесе Станислав Радченко аңлатма бирде. Идарәченең җавабыннан аңлашылганча, сакчылар Бәхтиярны озатучысыз йөргәнгә чыгарып җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, язучы Ләбиб Леронның инвалид улы, ди-джей Айсылу Леронның энесе Бәхтиярның сәүдә үзәгеннән куып чыгарылуы һәм шул рәвешчә инвалидның хокуклары кимсетелүе хакында "Татар-информ" кичә язган иде.

"Татар-информ" хәбәрчесе, бу хәлгә ничек юл куелуына аңлатма сорап, сәүдә үзәге хакимиятенә хат язды. Бүген сәүдә үзәге идарәчесе Станислав Радченко әлеге мөрәҗәгатькә язма җавап юллады.

Станислав Радченко хатыннан аңлашылганча, 19 майда сәүдә үзәге сакчысына балалар мәйданчыгында уйнаган балаларның әти-әниләре зарлана. “Алар балалары белән бергә мәйданчыкта сикереп йөргән, балаларга һәм әниләргә бәйләнеп, нәрсәдер кычкырып йөргән 20 яшьләрдәге бер егет турында хәбәр итә. Балаларын имгәтүдән курыккан әти-әниләр егетне бу зонадан чыгаруны үтенә. Балаларга зыян килмәсен өчен, сакчы егеткә мәйданчыктан чыгарга куша. Егет моны игътибарга алмагач, сакчы, йә ул психологик авырудан интегә, йә психотроп матдәләр кулланган, дигән нәтиҗәгә килә. Кызганычка каршы, егетне озатучы булмаган, тирә-яктагыларга зыян салмасын өчен, сакчы аны мәйданчыктан үзе чыгарган. Сакчы физик яки мораль мәҗбүриләү кулланмаган, йомшак формада эш иткән.

Озакламый “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә, энесен табуны сорап, Айсылу Лерон мөрәҗәгать итә. Үзәк хезмәткәрләре аңа балалар мәйданчыгында булган хәлне сөйләп бирә һәм энесе янына китерә.

Айсылудан һәм сезнең хаттан Бәхтиярның тумыштан инвалид икәнен белдек. Кызганычка каршы, Бәхтияр балалар мәйданчыгында озатучысыз берүзе иде. Шуңа күрә сакчы һәм балаларның әти-әниләре егетнең инвалидмы, әллә психотроп матдәләр тәэсирендәме һәм башкалар өчен куркыныч тудырамы-юкмы икәнлеген белмәгән. Кызганыч, кайчак сәүдә үзәгенә наркотик матдәләр тәэсирендәге кешеләр керергә омтыла, куркыныч хәлләр китереп чыгармас өчен, сакчылар аларны сәүдә үзәгеннән чыгарып җибәрә.

Ничек кенә булмасын, шулай килеп чыкканына үкенечебезне белдерәбез. Әгәр дә сакчы Бәхтиярның тумыштан инвалид икәнен һәм тирә-яктагыларга куркыныч тудырмавын белсә, ул ата-аналарга да шулай дияр иде. Мөгаен, бу очракта аларда Бәхтиярның балалар мәйданчыгында үз-үзен тотышына карата курку уянмас иде", – диелә Станислав Радченконың җавап хатында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100