Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Инвалид» билгесен кабат законсыз куйганга йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр
Россиядә автомобильдә «Инвалид» билгесен кабат законсыз файдаланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне кертергә мөмкиннәр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов һәм аның урынбасары Михаил Терентьев чыгыш ясады. Бу хакта Нилов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Нилов билгеләп үткәнчә, мондый хокук бозу өчен гамәлдәге 5 мең сум күләмендәге штраф тиешле йогынты чарасы булып саналмый, ә Административ хокук бозулар турында кодекста билгене кабат кулланган өчен аерым җаваплылык юк.
Депутатлар Административ хокук бозулар турында кодексның 3.5 һәм 12.4 маддәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Закон проекты хупланган очракта машина йөртүчеләргә «Инвалид» билгесен кабат законсыз кулланган өчен 15 мең сум күләмендә штраф яисә бер айдан өч айга кадәр вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Вазифаи затлар өчен җәза 40 мең сум тәшкил итәчәк, юридик затлар өчен – 1 млн сум. Хокук бозу предметы конфискацияләнергә тиеш булачак.
Инициатива авторлары шулай ук беренче тапкыр хокук бозу өчен штрафны арттырырга тәкъдим итә: машина йөртүчеләргә гамәлдәге 5 мең сум урынына 7,5 мең сум түләргә туры киләчәк.
Закон проекты бәяләмә алу өчен хөкүмәткә җибәрелгән инде.
Искәртик, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә инвалид йөртүчеләргә ташламаларга рөхсәтне электрон рәвештә бирә башладылар. Документ алу өчен машина йөртүче яки аның вәкиле инвалидларның Федераль реестрында дәүләт хезмәтләре сайты аша яки күпфункцияле үзәк аша теркәлергә тиеш. Шул ук вакытта системага бер генә транспорт чарасын кертергә мөмкин.
Әмма электрон тамга булу автомобильдә махсус наклейканы мәҗбүри урнаштыруны гамәлдән чыгармый. Аннан башка транспорт чарасы штрафстоянкага эвакуацияләнергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз