news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалид баланы тәрбиягә алучыга 200 мең сум биреләчәк

Әлеге сумма Татарстан бюджетына кертелгән.

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Инвалид баланы тәрбиягә алган гаиләгә хәзер бер тапкыр 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

“Авырулары булган баланы гаиләгә алу — ул икеләтә җаваплылык, зур эш. Чөнки андый бала белән бик күп шөгыльләнәсе, хастаханәләрдә йөрисе була. Без шундый гаиләләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктык һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә ярдәм итте. Әлеге сумма республика бюджетына кертелгән”, - диде Т.Ларионова.

2016 елда Татарстанда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган 11717 бала исәпләнгән. Бу - республикада барлык балаларның 1,5 процентын тәшкил итә. Әмма әлеге 11,7 мең баланың 11150 се яңа гаилә тапкан. Узган ел гына да аларның 1192 меңе уллыкка һәм кызлыкка алынган. Иң күп балаларны тәрбиягә алган районнар исемлегендә Питрәч, Саба, Теләче, Әлмәт, Алабуга һәм Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100