news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инвалид балалы гаиләләрне тулай тораклардан чыгару тыелачак

Инвалид балалары булган гаиләләрне башка торак белән тәэмин иткәндә генә бу урыннан чыгарырга мөмкиннәр.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Инвалид балалары булган гаиләләрне тулай тораклардан һәм хезмәт урыны торакларыннан башка торак белән тәэмин итмәгәндә чыгару тыела. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары вәкаләтле сайтында хәбәр ителә.

“Россия Федерациясе Торак кодексының 103 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы N 488нче Федераль закон (2017 ел, 31 декабрь) нигезендә шулай икәнлеге дәлилләнә.

Закон социаль найм килешүләренә, торак хуҗаларына һәм торакка ихтыяҗ булып, исәптә торучыларга кагылмый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot