Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инвалид балалары булган гаиләләргә 1 процент ставкалы ипотека бирергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы депутаты, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Премьер-министр Михаил Мишустинга инвалид балалары булган гаиләләр өчен махсус ипотека программасы булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Миронов мондый гаиләләр өчен еллык 1 процент ставкалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, Россиядә гамәлдә булган «Гаилә ипотекасы» программасы 6 процент ставка белән торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә. Әмма бу программада инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга төшә торган өстәмә финанс йөкләнеш исәпкә алынмый.
Ул билгеләп үткәнчә, инвалид балалар үстерүче гаиләләр дәвалау, реабилитация, дарулар өчен зур чыгымнар тота.
Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча, илдә 780 меңнән артык инвалид бала исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз