news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалид балаларны ата-аналары белән хастаханәгә бушлай салу турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышында инвалид балаларны ата-аналары белән бергә түләүсез госпитализацияләү турында закон кабул итте. РИА Новости шул турыда яза.

Хәзерге вакытта стационарда ата-аналарга бушлай тору дүрт яшькә кадәрге балалары дәваланган очракта гына каралган.

Закон нигезендә «инвалид бала» статусы мондый баланы стационарга якыннарының берсе белән бергә салу өчен җитәрлек нигез булып таныла. Өстәмә медицина күрсәтмәләре соралмый.

Тиешле үзгәрешләр гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы канунга кертелә. Алар нигезендә, баланың яшенә бәйсез рәвештә, ата-ананың берсенә, гаиләнең башка әгъзасына яисә инвалид баланың законлы вәкиленә бушлай йокы урыны, туклану бирү һәм бала белән бергә госпитализацияләүгә хокук бирелә.

Шулай ук, әлеге канунга үзгәрешләр медицина ярдәме күрсәткәндә кайбер шартлар булдыруга гражданнарның шәхси акчаларыннан түләү алынмасын өчен дә беркетелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100