news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инвалид балалар өчен «Без бергә!» дип аталган музыкаль-уен программасы тәкъдим ителә

Иртәгә Казанның 4 дистә баласы бәйрәм итәчәк

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә 11.00 сәгатьтә Казанның психоневрологик авыру белән инвалид булган балаларны тернәкләндерү юнәлешендәге дәвалау үзәгендә (Чуйков ур., 23) «Без бергә!» дип аталган музыкаль-уен программасы башлана.

Үзәк фойесында Яңа Савин районының яшүсмерләр клубларына йөрүчеләрнең кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә оештырыла. Әлеге чара барышында районның «Сандугач» вокаль иҗат үзәге коллективы көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителә. Балалар белән клоуннар, аниматорлар, курчак театры артистлары уеннар оештыра.

Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, «Без бергә!» программасы ахырында шушы үзәктә исәптә торган 40 балага бүләкләр тапшыру күздә тотыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot