news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалид балалар арасында психик авырулар тарала

Бер ел эчендә аларның саны 6,9 процентка арткан.

Инвалид балалар арасында психик авырулар тарала
Султан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстанда инвалид балалар һәм яшүсмерләр арасында психик авырулар саны елдан-ел арта һәм хәзерге вакытта 26,7% тәшкил итә. Бу хакта ТР Баш медик-социаль бюро җитәкчесе Ригель Низамов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “Татарстан республикасында инвалидлар декадасы уздыруы турында” матбугат җыелышында хәбәр итте.

“2015 елга кадәр беренче урында тумыштан ук аномалияләр һәм нерв системасы авырулары тора иде. Өч ел элек психик авырулар саны беренче урынга күчте һәм елдан-ел арта бара. Быел саны 6,9 процентка, ягъни 5284тән 5649га кадәр үсте”, - ди ул.

Республикада алар өчен 12 дәүләт реабилитация үзәге һәм 6 дәүләтнеке булмаган оешма эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100