news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңүнең 80 еллыгына Актаныш районы башлыгы Кубогына шахмат турниры башланды

Бүген Балалар иҗат үзәгендә Актаныш районы башлыгы Кубогына шахмат турниры башланды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Ярышларда Татарстан, күрше Башкортостан Республикасыннан килгән кунакларны да кертеп, 10 шәһәр һәм районнан 100 спортчы катнаша. Турнир спорт вакыйгасы гына түгел, ә бердәмлек, Хәтер һәм интеллектуаль көндәшлек символы булачак, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot