news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә Росгвардия ансамбле чыгыш ясый

Татарстанга РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең академик җыр һәм бию ансамбле килде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт туры республикада 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Ансамбль Яшел Үзәндә һәм Казанда чыгыш ясады инде, алда тамашачыларны түбәндәге концертлар көтә:

- 14 июнь – Лаеш район Мәдәният йорты (башлана 16.00 сәгатьтә)

- 18 июнь – Алабугадагы ипподромның эстрада мәйданчыгы (башлана 18.00 сәгатьтә)

- 20 июнь – Чаллыдагы Орган залы (башлана 18.00 сәгатьтә)

Чараларга керү бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot