news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстанда 438 ветеран өстәмә түләү алачак

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан түләүләрне тапшыра башлады.

«10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына апрель аенда башка төр пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә киләчәк», - дип хәбәр итә Пенсия фондының матбугат хезмәте.

Безнең республикада Җиңү көне уңаеннан бирелә торган еллык түләүне 438 сугыш инвалид һәм катнашучысы алачак. Моның өчен аларга гариза язарга кирәкми. Акча Пенсия фондының территориаль бүлекчәләрендә булган мәгълүматларга нигезләнеп җибәрелә.

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына бер тапкыр түләнә торган акча Россия Президенты Владимир Путинның «Кайбер категория гражданнар өчен Җиңү көне уңаеннан еллык түләүләр» карары нигезендә билгеләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot