news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган зона булдырылачак

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә һәм Казан мэриясенә махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона булдырырга кушты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Хөкүмәтенә, Казан мэриясенә Казанның Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона булдыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кушам», – диде ТР Рәисе Дәүләт Советына юлламасында

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, быел Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең 22 Героена, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар куелган. Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эше дәвам итәчәк.

«Үзебезнең тарихи хәтерне саклау – хөкүмәтнең изге бурычы», - диде Рәис.

Шулай ук 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарага әзерлекне ТР Хөкүмәтенә, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларына хәзер үк башларга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot