news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы темасына күргәзмә ачылды

Җиңү паркында «Бөек Ватан сугышы елларында иҗтимагый киңлекләр» күргәзмәсе ачылды. Ул сугыш чорында Казанның мәдәни тормышы турында сөйли, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Күргәзмәдә сугыш вакытында паркларның, бакчаларның һәм мәйданнарның нинди хәлдә булуын, Ленинград зоопаркыннан эвакуацияләнгән хайваннарның кайда урнашуын, Казансу яр буенда кәбестә кем тарафыннан үстерелүен, «Черек күл» паркында нинди фильмнар күрсәтелүен һәм шәһәр халкының сугышта җиңү турындагы хәбәрне ничек каршы алуын белергә мөмкин.

Күргәзмәдә шулай ук 20 гасыр уртасы Казанның фотосурәтләре һәм шул чордагы мәдәни тормыш турында замандашларының цитаталары тәкъдим ителгән.

Күргәзмә ТР Милли музее ярдәмендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100