Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиңү парадында Саба районы Шәмәрдән авылында 150 грамм блокада икмәге өләштеләр
Бүген Сабаның Шәмәрдән авылында Җиңү паркында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад-митинг үткәрелде.
Башта оешма-учреждениеләр коллективлары Җиңү аллеясына агачлар утыртты. Бәйрәм чарасы оешма-предприятиеләр, учреждениеләр парадыннан башланды. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Бу җирлектән сугышка 600гә якын кеше китә, аларның 250се мәңгелеккә яу кырында ятып кала.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә, елдагыча, бик тә эчтәлекле әдәби-музыкаль театральләштерелгән чыгыш әзерләгән иде. Тамашачылар тимер юл вокзалыннан ирләрен яуга озатканда балаларын кочаклаган аналарның өзгәләнүләре, концлагерьларда әсирләрнең тилмерүе, бомба шартлаулардан гөнаһсыз сабыйларның кырылуы күренешләрен күз яшьләре белән карады.
Ленинград блокадасының коточкыч дәлиле Таня Савичеваның көндәлегеннән юллар да һәркемне тетрәндерде. Анда сүзләр бик аз, ләкин аларның һәрберсе җанга үтеп керә. Агач оны һәм сыгынты, ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, он тузаныннан пешерелгән 150 грамм блокада икмәген хәзерге буын күз алдына да китерә алмый. Ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була. Театральләштерелгән күренеш 150 грамм икмәкне бәйрәмдә катнашучыларга өләшү белән төгәлләнде.
Совет сугышчыларының якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз