Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү Парады репетициясе үткәрелү сәбәпле бүген Казанда берничә урам ябылачак
Казан Башкарма комитеты карары нигезендә, бүген 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Татарстан башкаласы үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу түбәндәге урамнарга һәм участокларга кагыла:
. Бауман урамын да кертеп, Меңьеллык мәйданы;
. Кремль яр буе;
. Декабристлар урамы;
. Ташаяк урамы;
. Уңъяк Болак урамы;
. Сульяк Болак урамы;
. Цирк һәм Үзәк стадион янындагы юл;
. Үзәк стадион һәм цирк бинасы каршындагы киңлек;
. Мәскәү урамыннан алып Сәет-Галиев урамына кадәрге юл участогы;
. Коротченко урамы.
Шундый ук чикләүләр 7 майда 16.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз